Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов мөфтие: Әгәр гаиләдә, кешенең йөрәгендә дин булмаса, татарларның киләчәге юктыр
Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Рәсим хәзрәт Куҗәхмәтов татарларның киләчәге өчен дин әһәмиятен әйтте.
«Имамнарга, мөфтиләргә халык белән күбрәк эшләргә, динебезгә чакырырга кирәк. Россиядә яшәүче мөселман халыклары, татарларның киләчәге юктыр, әгәр гаиләдә, кешенең йөрәгендә дин булмаса. Безнең беренче вазифабыз – халыкка динне таратырга, диннең кыйммәтен җиткерергә. Диннең кыйммәте ул – әхлаклы мөселман. Шуңа ирешергә тырышырбыз», – диде ул «Татар-информ»га.
«Хәзер безгә саннан сыйфатка күчәргә кирәк. Мәчетләр дә салынды, яшьләр дә килә. Мәчет эчендә намаз укучыларны, ураза тотучыларны әхлакый яктан сыйфатларын үстерергә кирәк», – дип саный Рәсим хәзрәт Куҗәхмәтов.
Ул киләсе буынга тапшыру өчен, дин, гореф-гадәт, милләтне саклау бурычы торганын әйтте. «Бу зур мәшәкать, яшь буын өлкәннәрне, имамнарны аңлап җиткерә алмый, шуңа күперләр, ниндидер бәйләүче җепләр булырга тиеш. Яшьләргә дә яңа гасыр телендә динне, әхлакны, гореф-гадәтләребезне җиткерергә кирәк. Бердәмлек телдә генә түгел, тормышта булса, әйбәтрәк булыр иде. Мөселманнар бергә булырга тиеш», – диде Саратов өлкәсе мөфтие.
Аның фикеренчә, элеккеге шикелле дин телне саклый алмас. «Ләкин бирешергә кирәкми», – ди Рәсим хәзрәт.
Ул бүген Равил хәзрәт Гайнетдин кабаттан Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына карата да фикерен әйтте. «Равил хәзрәт тәҗрибәсе, белеме, хикмәте белән Россия мөселманнарын алга алып бара. Киләсе биш елда да алга алып баручы булыр дип уйлыйбыз. Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен аңа, изге теләкләренә ирешергә насыйп итсен», – дигән теләктә калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз