news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе яңа уку елына балалар җыя

Мәктәптә 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге малайлар, кызлар һәм мәктәп яшендәге балалар өчен (14 яшькә кадәр) төркемнәр эшли.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе 2020-2021 уку елына балалар җыю турында игълан итә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Мәктәп»тә 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар һәм мәктәп яшендәге балалар өчен (14 яшькә кадәр) төркемнәр эшли.

Дәресләрдә яшь мөселманнар ислам нигезләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, мөселман этикасы белән таныша, изге Коръәнне төп нөсхәдә укырга өйрәнә. Дәресләр әңгәмәләр һәм танып-белү уеннары рәвешендә уза.

Моннан тыш, «Мәктәп» укучылары иҗади остаханәгә йөри ала.

Якшәмбе мәктәбе укытучылары даими рәвештә укучылары өчен тематик бәйрәмнәр, викториналар һәм бәйгеләр үткәрә.

«Мәктәп»кә укучылар җыю 2020 елның 20 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң балалар исемлеге төзелә һәм уку формасы һәм шартлары турында хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100