news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов мөселманнарына яңа ел бүләге

Саратов мөселманнарына яңа ел бүләге

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Сарытау өлкәсе мөселманнарының рус телендәге «Мусульманский вестник» газетасы ел башыннан яңадан чыга башлаячак. Көн үзәгендә торган бу мөһим мәсьәлә, үз эченә утыздан артык дини оешманы берләштергән өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең 29 декабрьдә үткәреләчәк чираттагы пленумында каралачак.

Өлкә мөселманнарын өр-яңа мәгълүмат белән тәэмин итеп торачак бу басмада төбәк хәбәрләре, урыннардан репортажлар, сораулар һәм җаваплар рубрикасы һәм Ислам дине нигезләренә кагылышлы мәкаләләр дә урын алачак. Газета битләрендә шулай ук төрле-төрле викториналар һәм бәйгеләр дә игълан ителәчәк.

Идел буе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, «Мусульманский вестник»ны шушы дини оешма рәисе, имам Мөкатдәс Бибарсов җитәкләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100