Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов мөселманнары “Мөслим” балалар лагере ачылышына әзерләнә
Быел лагерьдә малайлар 26 июньнән 16 июльгә кадәр, кызлар 18 июльдән 7 августка кадәр ял итә алачак.
(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Саратов өлкәсенең Базар-Карабүләк районында бер айдан “Мөслим” Бөтенроссия балалар сәламәтләндерү лагере ачыла. Шул уңайдан лагерь территориясендә шимбә өмәләре узган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
“Мөслим” Бөтенроссия сменалары 2012 елдан бирле Россия мөфтиләр шурасы җитәкчелегендә Саратов өлкәсе Базар-Карабүләк районының “Зеркальный” балалар сәламәтләндерү лагере базасында уза.
2019 елда малайлар өчен смена 26 июньнән 16 июльгә кадәр булачак. Кызлар лагерьдә 18 июльдән 7 августка кадәр ял итә алачак.
“Зеркальный” балалар сәламәтләндерү лагере территориясен төзекләндерү эшләре башкарылган, шимбә өмәләре уздырылган. Анда Саратов һәм Пенза өлкәләреннән мөселманар катнашкан. Алар арасында имамнар, мәчеткә йөрүчеләр, ислам җәмгыяте активистлары, утыучылар һәм студентлар булган.
Өмәдә катнашучылар узган елдан калган яфракларны, корыган ботакларны һәм чүп-чарларны җыйган.
Күмәкләп җыештырганнан соң, катнашучылар учакта пешкән ризык белән сыйланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз