news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов мөселман җәмгыяте чит ил студентларына ярдәм күрсәтте

«Рамадан кәрҗине» хәйрия акциясе кысаларында Гарәп һәм Африка илләреннән, шулай ук БДБ илләреннән 464 студент азык-төлек белән тәэмин ителгән.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Саратов мөселман җәмгыяте «Рамадан кәрҗине» хәйрия акциясе кысаларында югары уку йортларының чит ил студентларына ярдәм күрсәтте. Бу хакта Россия мөселманнары шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коронавирус белән бәйле кризис шартларында Россиядә белем алучы чит ил кешеләренең хәле авыр. COVID-19 пандемиясе аркасында аларның өйләренә кайту мөмкинлеге юк, күбесе матди кыенлыкларга юлыккан, диелгән хәбәрдә.

Саратов шәһәренең Җәмигъ мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Мөхитовның сүзләренә караганда, Рамазан аеның беренче көннәрендә үк ярдәм итәргә теләүчеләр табылган. «Гарәп һәм Африка илләреннән, шулай ук БДБ илләреннән 464 студент азык-төлек белән тәэмин ителде», — ди Мөхитов.

news_right_1
news_right_2
news_bot