news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов мәктәпләрендә ислам дине фәнен укытырга кадрлар җитми

Мөселман балалары укыган мәктәпләрдә ислам динен рус милләтле укытычылар укыта

Саратов мәктәпләрендә ислам дине фәнен укытырга кадрлар җитми
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Саратовның “Шейх Саид” мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары Али Хәбибуллин Саратовта дини белем бирүче укытучылар җитмәвен әйтте. Бу хакта ул мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләренә багышланган дискуссия чыгышында әйтте. Бөтендөнья дин әһелләре форумы кысаларында оештырылган дискуссиядә “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.

Али Хәбибуллин әйтүенчә, Саратовта 9 милли татар мәктәбе эшли. Бу мәктәпләрдә һәм мөселман балалары укыган кайбер башка мәктәпләрдә “Ислам дине мәдәнияте нигезләре” һәм “Бөтендөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” укытыла. Әлеге модульләрне укыту күбрәк Саратов милли гимназиясендә тупланган.

“Саратовның башка мәктәпләрендә татар мөселман балалары укыса да, “ислам дине мәдәнияте нигезләре” модуле алып барылмый диярлек. Булганнарын да, күп очракта, рус укытучылары алып бара. Билгеле, иң кимендә, бу фәнне мөселман динендә булмаса да, белемле укытучылар укытырга тиеш”, - диде Али Хәбибуллин.

Али Хәбибуллин, шулай ук, укучыларга ислам дине мәдәниятен яктырткан әсбаплар кирәк булуын җиткерде. “Булган дини китаплар мәктәп мөгаллимнәренә куллану өчен туры килми”, - диде ул.

Мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләренә багышланган дискуссиядә Россия төбәкләреннән килгән дин әһелләре чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100