news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов мәктәпләре ике атнага дистанцион укуга күчә

Чикләүләр 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 27 сентябрьдән Саратов мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, дистанцион укуга күчерелә. Бу хакта Саратов мэриясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Чикләүләр 11 октябрьгә кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.

«Коронавирус белән авыручылар санының артуы сәбәпле, Саратов мәктәбе һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре 27 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр дистанцион укытуга күчәләр», — диелә Башкарма комитет хәбәрендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot