news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов мәчетендә психологик ярдәм бүлмәсе ачыла

Психологик ярдәм кабинетының максаты – гаиләләргә киңәш бирү, укыту процессында килеп туган проблемаларны хәл итүдә булышлык күрсәтү.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Саратов шәһәренең Ислам комплексында Саратов Җәмигъ мәчете имамнары, «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе укытучылары һәм укучыларның әти-әниләре өчен педагог-психолог, балалар нейропсихологы Әлфия Суркина психологик ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ислам комплексы базасында психологик ярдәм кабинеты ачылу уңаеннан җыеылыш та үткәргәннәр. Психологик ярдәм бүлмәсе гаиләләргә киңәш бирү, укыту процессында килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү өчен оештырыла.

Консультацияне педагог-психолог, балалар нейропсихологы Әлфия Суркина үткәрәчәк. Аның «Милли (татар) гимназиясе»ндә эшләү тәҗрибәсе бар, хәзерге вакытта ул «Чистослов» сөйләмне үстерү үзәгендә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.

«Без әлеге психологик ярдәм кабинетын ачу файдалы булыр дип уйлыйбыз, чөнки балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр проблемасы һәрвакыт актуаль», — дип искәртте Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мохитов.

Психологик ярдәм кабинеты эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны имамнардан алырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100