news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсенең Маркс шәһәрендә мәчет янын төзекләндерделәр

Мәчеттә ремонт һәм төзекләндерү эшләре карантин вакытында үткәрелгән.

Саратов өлкәсенең Маркс шәһәрендә мәчет янын төзекләндерделәр
muslim.ru

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Рамазан аенда Саратов өлкәсенең Маркс шәһәрендә хәйрия акцияләреннән тыш, мәчет янын төзекләндерү эшләре дә башкарылган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Маркс районы имамы Арслан хәзрәт Тимербулатов сүзләренчә, Рамазан аенда шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә җылытыла торган идән ясаганнар һәм яңа плитә җәйгәннәр.

Моннан тыш, Кызыл урамындагы мәчет янына яңа асфальт җәйгәннәр. Мәчеттә ремонт һәм төзекләндерү эшләре карантин вакытында үткәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot