news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсенең Ивантеевка районындагы мәчетне яңарталар

«Җәмигъ мәчетен төзекләндерү эшләрен Корбан бәйрәме башланганчы төгәлләргә ниятлибез», - ди Рамил хәзрәт Мостафин.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Ивантеевка районы Знаменский бистәсендә урнашкан мәчетне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты яза.

Бинага керү юлындагы баскычларга реконструкция ясалган һәм яңа керамик плитә түшәлгән инде. Мәчетнең нигезен сайдинг белән тышлаганнар һәм башка эшләр башкарганнар.

Ивантеевка районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Мостафин хәбәр иткәнчә, эшләр мөселман гыйбадәтханәсенең фасадын яңартуга юнәлдерелгән.

«Ивантеевка районы Җәмигъ мәчетен төзекләндерү буенча барлык эшләрне Корбан бәйрәме башланганчы төгәлләргә ниятлибез», - дип искәртте Рамил хәзрәт Мостафин. Ул әлеге игелекле эштә катнашучы һәм ярдәм итүче барлык кешегә рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot