Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан
Кичә Вольский районында берничә машина катнашында авария булган.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан, дип хәбәр итә Вольск.ру сайты.
20 июньдә Сызрань - Волгоград федераль трассасында - Вольский районында берничә машина катнашында авария булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Дагыстан номерлары куелган «Вольво» йөк машинасы 61 яшьлек ир-ат идарә иткән «ГАЗель» автомобиле белән «маңгайга-маңгай» килгән. Шуннан соң «ГАЗель» каршы як полосага чыгып, Татарстаннан килгән «Рено» автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, "Рено"ның 38 яшьлек шоферы шунда ук һәлак булган. Аның төрле тән җәрәхәтләре алган хатынын һәм алты яшьлек кызны хастаханәгә озатканнар. Кыз авыр хәлдә реанимациядә ята.
Юл һәлакәтендә шулай ук «ГАЗель» шоферы да зыян күргән.
Авариянең сәбәпләре һәм кемнәрнең гаепле икәнлеге ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз