news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсендә «Мөслим» Бөтенроссия балалар сәламәтләндерү сменасы ачылды

Лагерьда балалар ял итәчәк, төрле төбәкләрдәге яшьтәшләре белән танышачак, дөньяга карашларын киңәйтәчәк һәм үзләрендә яңа сәләтләр ачачак.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 18 июльдә Саратов өлкәсендә кызлар өчен «Мөслим» Бөтенроссия балалар сәламәтләндерү сменасы ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел анда Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Татарстан, Удмуртия, Мордовия, Дагыстан, Төньяк Осетия республикалары, Калуга, Владимир, Самара, Саратов, Пенза, Ульяновск, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләреннән 224 кеше катнаша.

  • «Мөслим» Бөтенроссия балалар сәламәтләндерү сменалары Россия Мөфтиләр Шурасы канаты астында һәм мөфти шәех Равил Гайнетдиннең шәхси ярдәме белән 2012 елдан бирле үткәрелә.

Лагерьда балалар ял итәчәк, төрле төбәкләрдәге яшьтәшләре белән танышачак, дөньяга карашларын киңәйтәчәк һәм үзләрендә яңа сәләтләр ачачак. Саратов өлкәсендәге авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен төбәкнең Социаль үсеш министрлыгы тарафыннан 100 бушлай юллама бүлеп бирелгән.

  • 26 июньнән 16 июльгә кадәр малайлар өчен «Мөслим» Бөтенроссия балалар сәламәтләндерү сменасы узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 220 малай катнашты.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot