news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсендә һәлакәттә 6 кешенең гомере өзелгән

Кара-каршы бәрелешкән машинадагы кешеләрнең барысы да үлгән.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Саратов – Түбән Новгород трассасында алты кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта өлкәнең Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсенә сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.

Дүшәмбе иртәсендә килеп чыккан һәлакәттә ике машина кара-каршы бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Мәскәү өлкәсендә теркәлгән Kia Rio машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Самара өлкәсеннән булган Nissan Almera белән бәрелешкән. Беренче машинада – 5, икенчесендә йөртүче генә булган: барысы да урында ук һәлак булган.

Машинада балалар булу-булмавы хакында әлегә хәбәр ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100