news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсендә курсантлар белән төшкән самолетта хәрби һәлак булган

Ан-26 самолеты сишәмбе көнне 05:40 минутта төшеп утырган. Самолет уку-күнекмәләр очышы үткәргән.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Саратов өлкәсендә Балашов шәһәрендә Ан-26 самолеты каты итеп төшеп утыру һәм аңа ут кабу аркасында хәрби һәлак булган. Бу хакта сишәмбе көнне Россия Оборона министрлыгы департаментында хәбәр иттеләр, дип җиткерә INTERFAX.RU.

"Бер хәрби хезмәткәр үлде, экипажның биш әгъзасы коткару-эзләү хезмәте вертолеты белән оператив рәвештә Россия Оборона министрлыгы медицина учреждениесенә китерелде", – дип җиткергәннәр әлеге министрлыкта.

Хәрбиләр, Ан-26 самолеты Саратов өлкәсенең "Балашов" аэродромына кергәндә җиргә каты төшеп утыра һәм аңа ут каба, дип белдергән. Бортта алты экипаж әгъзасы булган.

"Зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Беренчел мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәлгә сәбәп булып, двигательләрнең берсе эшләмәгән булырга мөмкин, дип белдерелә", - дип хәбәр иткәннәр хәрби ведомствода.

Урында Россия Оборона министрлыгының махсус комиссиясе эшли.

Сишәмбе көнне 05:40 минутта төшеп утырган утырган Ан-26 хәрби-транспорт самолеты уку-күнекмәләр очышы үткәргән. Очкыч  Краснодар очучыларның югары авиация училищесы уку базасына караган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100