news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсендә ике яшьлек малай юкка чыккан

Баланы волонтерлар, авыл һәм күрше-тирә төбәк халкы эзли.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Саратов өлкәсендәге Самойловск районы Красное авылында ике яшьлек малай юкка чыккан. Тикшерү органнары аның юкка чыгу сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль. Бу хакта "Интерфакс" язып чыкты.
 
Бала кичә көндез югалган: үзе генә шәхси йорт ишегалдына чыккан һәм берникадәр вакыт аралыгында игътибарсыз калдырылган. Шуннан бирле аның кайдалыгы мәгълүм түгел. Баласын үзлегеннән таба алмаган әни кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. 
 
Малайны волонтерлар, авыл һәм күрше-тирә төбәк халкы эзли.

news_right_1
news_right_2
news_bot