news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсендә хәрби вертолет һәлакәткә очраган

Бортта пассажирлар булмаган, экипаж котылып калган.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Саратов өлкәсендә МИ-8 хәрби вертолеты һәлакәткә очраган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә билгеле түгел. Бу турыда өлкәнең экстрен хезмәтләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

"Соколовый торак пункты янында МИ-8 вертолеты һәлакәте булды", - дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, зыян күрүчеләр турында белешмә туплана.

Соңрак билгеле булганча, вертолет очып китү полосасында капланган. Бортта пассажирлар булмаган, экипаж вакытында котылып калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot