news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсендәге юл һәлакәтендә биш кеше үлгән, алтысы хастаханәгә озатылган

Авария Р-158 трассасында Петровск районында килеп чыккан.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Петровск районында зур йөк машинасының микроавтобус белән бәрелешүе нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын алтысы хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Табиблар зыян күрүчеләрнең хәле авыр булуын әйтә. Агентлык мәгълүматлары буенча, «КАМАЗ» шоферы Р-158 трассасында микроавтобуска юл бирми. Авария булган урында полиция хезмәткәрләре, коткаручылар һәм табиблар эшли.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100