news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсендә балалар арасында Коръәнне иң яхшы белүчене ачыкладылар

Балалар Коръәннең соңгы 22 сүрәсе һәм утызынчы өлешен белү номинацияләрендә үз белемнәрен сынап карады.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). 24 мартта Саратов өлкәсе Хвалынск шәһәрендә балалар арасында Коръән уку буенча IV өлкә бәйгесе узды. Бәйгедә 3 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар катнашкан. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар “Әл-Фатиха”, “Әл-Фаляк” һәм “Әл-Нас” сүрәләре, Коръәннең соңгы 22 сүрәсе һәм утызынчы өлешен белү номинацияләрендә үз белемнәрен сынап карады.

Чара Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Коръән үзәгендә узган.

Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүчеләрне һәм призерларны ачыкладылар. Аларга грамоталар, бүләкләр һәм акчалата призлар тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100