news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе игълан ителде

Бәйге тамашачылары арасында изге Мәккә җирләренә кече хаҗ – Гомрәгә юллама уйнатыла.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). 15 мартта Балашов шәһәрендә балалар арасында V өлкә Коръән уку бәйгесе узачак. Чараны Диния нәзарәте каршындагы «Зәет бин Сабит» Коръән үзәге Балашов шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә оештыра. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Конкурста өч номинация каралган. Аларның һәркайсында балалар «Әл-Фатиха», шулай ук изге Коръәннең соңгы өч, ун һәм егерме сүрәсен яттан сөйли. Шул ук вакытта малайлар һәм кызлар төрле категорияләрдә ярышачак.

Катнашу теләге булган һәркем гариза бирә ала. Хәзерге вакытта Ивантеевск, Балаково, Ровенск, Вольск һәм Балашов районнары, шулай ук Саратов шәһәреннән ир балалар гариза тапшырган инде.

Оештыручылар сюрприз әзерләгән. Конкурс тамашачылары арасында изге Мәккә җирләренә кече хаҗ – Гомрәгә юллама уйнатыла.

Чара 15 март көнне 11.00 сәгатьтә Балашов шәһәрендә Саратов өлкә сәнгать көллиятендә уза.

Әлеге конкурсны үткәрүдә ярдәм итәргә теләүчеләр Инстаграмда Коръән үзәге #zeid_bin_sabit битендә хәйрия аукционында катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100