news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсендә алты яшьлек малай дүрт яшьлек сеңлесенә аткан

Тикшерү органнары, саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгаткан

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә алты яшьлек малай уен вакытында, өйдә табылган мылтыктан, дүрт яшьлек сеңлесенә аткан, дип хәбәр итә ТАСС.

Мәгълүматларга караганда, әлеге хәл кичә кич килеп чыга. Хокук саклау органнарына, дүрт яшьлек кыз бала гәүдәсе табылу турында хәбәр килеп ирешә. 

Тикшерү органнары, саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта, гадәттән тыш хәлне тикшерү буенча төбәкнең тәҗрибәле криминалистлары, тикшерүчеләре җәлеп ителәгән, алар тикшерү буенча тулы комплекслы эш алып бара.

Җинаять эшен эшләре дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot