news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсе татарлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлады

Татарлар автономиясе исеменнән 130 кешегә бүләк тапшырылган.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Саратов өлкәсе татарлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлады.

Татар автономиясе активистлары Алтата, Сәфәр, Илмин, Үзән, Яңа Әләзән, Пугачев, Пакаевка, Яковлевка, Абдул авылларында һәм Саратов шәһәрендә булган.

Автономиянең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, ветераннарга автономия исеменнән 130 бүләк һәм открытка тапшырылган.

«Инде күп еллар дәвамында әби-бабайларны бу якты бәйрәм белән котлыйбыз, батырлыклары өчен рәхмәт әйбәбез», — дип язылган хәбәрдә.




news_right_1
news_right_2
news_bot