Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсовта Covid-19 диагнозы расланган
Мөфтинең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовта коронавирус диагнозы расланган. Бу хакта Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов температурасы югары күтәрелү һәм авыруга хас башка симптомнар булу сәбәпле, табиб ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Мөфти Covid-19 инфекциясенә тест биргән. Кызганыч, ул уңай нәтиҗә күрсәткән. Хәзерге вакытта Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов Саратов шәһәре хастаханәләренең берсендә дәвалана», — диелә рәсми сайттагы хәбәрдә.
Аның сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
«Безнең төбәк имамнары үз компетенцияләре кысаларында эшен дәвам итә», — дип искәртелә хәбәрдә.
Саратов өлкәсе хөкүмәте каршындагы коронавирус инфекциясе таралуга каршы штаб мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә төбәктә инфекция алучыларның лаборатория раслаган 96 яңа очрагы теркәлгән. Covid-19 белән авыручыларның гомуми саны 3 174 булган. Эпидемия башланганнан бирле 1 206 кеше терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз