news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов имам-мөхтәсибе Яңа Оз авылында дин әһелләре белән очрашты

Саратов районы имам-мөхтәсибе Фәнил хәзрәт Бибарсов Петров районының Яңа Оз (Новая Усть-Уза) татар авылында булды. Ул анда Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәрде. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Хөтбә барлык мөселманнар өчен мөһим көн – җомга көненә багышланган иде. Фәнил хәзрәт Бибарсов җомга намазының кыйммәте һәм исламда мәчетләрнең роле турында сөйләде.

Җомга намазыннан соң мөселманнар чәй табыны янында аралашты.

Имам-мөхтәсиб мөселманнарны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.

Чара азагында Яңа Оз имамы Рафик хәзрәт Измайлов җыелучыларга рәхмәт белдерде, узган елга йомгак ясады, планнар билгеләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100