Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саратов Җәмигъ мәчетенә тәравих намазына килүчеләрне озату өчен автобуслар билгеләнгән
Рамазан ае дәвамында дин тотучылар һәр кичтә тәравих намазы укый. Быел Саратов мөселманнары Диния нәзарәте Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләрне өйләренә таратуны оештырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дин тотучыларны, аларның ихтыяҗларын исәпкә алып, Юбилейная бистәсе һәм «3нче Дачная» тукталышына кадәр ике маршрут буенча зур сыйдырышлы автобусларда йөртәләр. Транспорт тәравих намазы тәмамланганнан соң мөселманнарны мәчет янында көтә.
Дин тотучыларны өйләренә тарату буенча мондый ярдәм Саратов өлкәсе мөселманары Диния нәзарәте мөфтие Рәсим хәзрәт Хуҗәмәтов тәкъдиме һәм «Юмарт» хәйрия фонды булышлыгы белән күрсәтелә. Автобусларда йөрү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз