Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саратов Җәмигъ мәчете территориясендәге махсус чатырда күмәк ифтарлар оештырыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Изге Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчете территориясендә махсус чатыр урнаштырылды. Биредә Изге айның беренче көненнән үк күмәк ифтарлар үткәрелә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күмәк намаз укыганнан соң ураза тотучылар чатырга юл ала, биредә аларны кайнар аш, яшелчә һәм җиләк-җимеш, тәм-томнардан торган табын көтә.
Саратов Җәмигъ мәчете территориясендәге махсус чатырда күмәк ифтарлар көн саен 170 кешегә оештырыла. Аларның күпчелеген студентлар һәм мохтаҗлар тәшкил итә.
Табыннар меценатлар акчасына әзерләнә. 2023 елда махсус чатырда ифтарның бер көне 50 мең сум тора, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз