news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе киләсе уку елына балалар җыя

Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе 2022-2023 уку елына балалар җыю турында игълан итте. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Укуга 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар кабул ителә.

«Мәктәп» дәресләрендә балалар ислам нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, гарәп алфавитын һәм тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнә, Изге Коръәнне оригиналда укыйлар.

Дәресләр уен рәвешендә уза. Моннан тыш, якшәмбе мәктәбе укытучылары даими рәвештә тематик бәйрәмнәр, укучылар өчен кызыклы викториналар һәм бәйгеләр үткәрә, диелә Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100