news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарапулның татар телен өйрәнү буенча интерактив онлайн-мәктәбе субсидия алды

Субсидия 100 мең сум тәшкил итә.

 Сарапулның татар телен өйрәнү буенча интерактив онлайн-мәктәбе субсидия алды
Бөтендөнья татар конгрессы сайты

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Сарапулның татар телен өйрәнү буенча «Туган тел» интерактив онлайн-мәктәбе 100 мең сум субсидия алган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Сарапул шәһәренең Мәдәният сарае проекты — милли мәдәниятне торгызу һәм үстерү электрон-үзәге проекты Удмуртия Республикасында дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга субсидияләрне конкурста бүлүдә җиңүчеләр исәбенә кергән.

Субсидия акчасына 2021 елда шәһәрдә «Туган тел» татар телен өйрәнү буенча интерактив онлайн-мәктәп социаль проект гамәлгә ашырылачак. Субсидия 100 мең сум тәшкил итәчәк.

Әлеге проект ютуб каналында телне өйрәнү буенча мәгълүматларның электрон базасын формалаштырган татар телен өйрәнү мәктәпләрен булдыруны күздә тота.

Проект 5 айга исәпләнгән, дәресләр атнага 2 тапкыр ZOОM платформасында узачак. Видео-дәресләр һәм методик материаллар барлык кулланучыларга ВКонтакте һәм ютуб каналда күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot