news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарапулның Татар мәдәни үзәгендә балалар һәм өлкәннәрне кыстыбый пешерергә өйрәттеләр

Әлеге чарада татар телен өйрәнүче балалар, өлкәннәр, милли хәрәкәт активистлары, ансамбль әгъзалары катнаш­ты.

Сарапулның Татар мәдәни үзәгендә балалар һәм өлкәннәрне кыстыбый пешерергә өйрәттеләр
yanarysh.ru

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында «Кыстыбый, калфак, түбәтәй…» дигән язма чыкты.

23 гыйнварда Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә балалар һәм өлкәннәр өчен кыстыбый пешерү һәм калфак, түбәтәй чигү буенча остаханәләр уздырылды. Чын милли бәйрәмгә әйләнгән әлеге чарада татар телен өйрәнүче балалар, өлкәннәр, милли хәрәкәт активистлары, ансамбльләр әгъзалары катнаш­ты. Бу көнне милли костюмлы, калфаклы курчаклар күргәзмәсе эшләде.

Курчакларга киемнәр тегү белән Әлфирә Әгъзамова, Зөһрә Сәләхиева күптән шөгыльләнәләр. Алар тамашачыларны татар халкының милли киемнәре тарихы белән таныштырдылар, түбәтәй, калфакларны чигү үрнәкләрен күрсәттеләр. Олысы-кечесе матур сәйләннәр белән калфак-түбәтәйләрне чигеп карадылар.

Ә иң кызыгы кыстыбый пешерү булды. Һәр бала үзенә бер кыстыбый пешерде. Катнашучылар халкыбызның яраткан уеннарын уйнадылар, җыр-бию белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә үткәрелә торган татар теле дәресләре якшәмбе саен көндезге 12.00 сәгатьтә башлана. Дәресләр балалар һәм өлкәннәр өчен аерым уздырыла. Барлык сорауларны Роберт Рыбаковка бирә аласыз: 8-950-812-48-48.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100