news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарапулда Ринат Галимов исемендәге җиңел атлетика ярышлары була

Өченче тапкыр үткәрелә торган бәйге Халыкара балаларны яклау көненә багышлана.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). 3 июнь көнне Сарапул шәһәрендә Ринат Галимов исемендәге традицион җиңел атлетика йөгереше була. Ундүртенче тапкыр үткәрелә торган бәйге Халыкара балаларны яклау көненә багышлана, дип хәбәр итә Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе. 
 
Йөгерештә теләге булган һәм сәламәтлеге ягыннан тыюлар булмаган һәр кеше катнашырга хокуклы. 
 
Ринат Галимов исемендәге традицион җиңел атлетика ярышлары Сарапулда җәй саен үткәрелә. Аның максаты - ветеран спортчы һәм республикакүләм, илкүләм, халыкара ярышлар җиңүчесе Ринат Ахун улы Галимовны хөрмәтләү, яшьләр арасында спортны пропагандалау, спортчыларның осталыгын арттыру. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100