news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарапулда «Бәлеш бәйрәме»нә алтмыштан артык кеше җыелган

Татар мәдәнияте үзәгендә атна саен очрашулар оештырыла.

Сарапулда «Бәлеш бәйрәме»нә алтмыштан артык кеше җыелган
tatar-congress.org

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Сарапулда Татар җәмәгатьчелеге беренче тапкыр уздырган «Бәлеш бәйрәме»нә алтмыштан артык кеше җыелган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сарапулда Татар мәдәнияте үзәге ачылу күп кенә татарларны рухландырды. Алар хәзер атна саен җыела, телне өйрәнә, очрашулар оештыра. Җырчы Зуля Камалованың әтисе Нәҗип абый милли ризык бәйрәмен уздырырга тәкъдим итте, без аны хупладык», — диде бәйрәмне оештыручы Рәфилә Рәсүлева.

  • Татар мәдәнияте үзәге 2018 елның декабрендә ачылды.

Бәлеш бәйрәменә җыелучыларның һәркайсы төрле милли ризык алып килде.

Сарапулда Татар мәдәнияте үзәгендә икенче очрашу 3 февральдә узачак. «Чулпан» Ижевск театр труппасы тамашачыларга Наил Гаетбаевның «Аты барның, дәрте бар» комедиясен күрсәтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100