news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарапул шәһәрендә татар яшьләре өчен экскурсия үткәрделәр

Аларга сәүдәгәрләр шәһәре Сарапул тарихы турында сөйләделәр.

Сарапул шәһәрендә татар яшьләре өчен экскурсия үткәрделәр
yanarysh.ru/

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Сарапулда Ижау һәм Воткинск шәһәреннән килгән “Иман” татар яшьләре берлеге активистларының очрашуы узды. Очрашу экскурсия форматында узды. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.

Иң элек яшьләр “Электрон” милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү үзәгенә җыелды. Кунакларны этномәдәни эшчәнлек бүлеге мөдире Юлия Седова милләтара проектларны ничек гамәлгә ашырулары һәм Россия халыкларының декоратив кулланма сәнгать күргәзмәсе белән таныштырды.

Аннары экскурсия “Барс” Сарапул татарлары тарихына багышланган музейда дәвам итте. Милли музейга нигез салучы Зөлфәт Арсланов каршы алды. Ул кунакларга музейның барлыкка килү тарихын сөйләде, экспонатлар белән таныштырды. Музейдагы җылы очрашудан соң, яшьләр, яңартылган шәһәр үзәге, Кама елгасы яры буенча йөрде.

Яшьләр игътибарын Сарапулдагы үзгәрешләр җәлеп итте. Искиткеч матур манзара ачыла торган “Урал-тау” күзәтү мәйданчыгында да булды.

Шәһәр урамнары буенча сәяхәт тәмамлангач, Сарапул музей комплексына юнәлдек. “Башенин” бакчасында да булдылар. Экскурсияне Рәшит Габдуллин үткәрде. Ул сәүдәгәрләр шәһәре тарихы — Сарапул турында сөйләде.

Очрашу татар мәдәнияте үзәгендә традицион чәй табыны артында тәмамланды. Кунаклар сәфәрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты, шулай ук "Иман" берлегенең алдагы эш планы турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100