Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарапул шәһәрендә кичке Сабантуй узды
Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә Акшабариха елгасының матур яр буенда кичке Сабантуй узды. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын һәм җәйне каршы алуны билгеләп үтүче бу борынгы татар бәйрәме быел аеруча тирән яңгыраш тапты. Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмдә катнашучыларны Сарапул шәһәре Башлыгы Виктор Шестаков сәламләде. «Бүген искиткеч матур, якты, җылы җәйге көн! Без Сарапулда яшәүче татар һәм башкорт халкының гына түгел, ә Сабантуйны яратучы һәм аның чараларында ихлас күңелдән катнашучы күпсанлы шәһәрдәшләребезнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәбез. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!» – диде ул.
Сабантуйның бизәге – спорт ярышлары һәм җыр-бию. Ачык һавада халык рәхәтләнеп татарча биеде, мәйдан моңлы татар җырларына тулды. Сабантуй кунаклары аркан тартышу, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, бүләк кисү кебек уеннарда яратып, актив катнашты. Иң кыю шәһәр халкы биек шома баганага менеп, призлы кәрҗинне алырга тырышты. Батыр егетләр исә милли көрәш ярышларында бил алышты. Барлык ярышларда да җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз