news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарапул Сабан туенда "сөңге ыргыту" уены оештырылачак

Удмуртиянең Республика Сабан туе быел Сарапул шәһәрендә 8 июльдә үтәчәк.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Удмуртиянең Республика Сабан туе быел Сарапул шәһәрендә 8 июльдә үтәчәк, дип хәбәр итә Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгының рәсми сайты. Сабан туе Акшабариха елгасының сул як ярында үткәрелә. “Бәйрәм нигезенә гаилә темасы алына”, - ди оештыручылар. Шуңа күрә Сабан туе мәйданында оештырылган иң яхшы милли йортлар конкурсы да “Милли гаилә – традицияләр сагында” дип аталачак.

Сарапул Сабан туе Татарстанның Тукай районы ярдәме белән оештырыла. Бәйрәм концертында Удмуртия һәм Татарстан сәнгатькәрләре чыгыш ясаячак.

Сабан туеның барлык традицион уеннарына өстәмә рәвештә делегация җитәкчеләре һәм шәрәфле кунаклар өчен махсус уен каралган - дартс - кечкенә сөңгеләр ыргыту буенча ярышлар оештырылачак.

Мәгълүмат өчен, дартс – дивардагы мишеньгә кечкенә сөңге - дротиклар ыргыту уены, инглизләрнең традицион шөгыле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot