news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саранскида «Ватанны саклаучылар» дип исемләнгән ифтар мәҗлесе була

11 мартта Саранскида «Рэдиссон» кунакханәсенең банкет залында «Ватанны саклаучылар» дип исемләнгән ифтар була. Мәҗлес Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Кичәгә кунак буларак Бөек Ватан сугышы еллары балалары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары, волонтерлар, патриотик оешмалар әгъзалары, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре чакырылган.

Ифтарда махсус хәрби операция катнашучылары, ветераннары һәм волонтерларына 2025 елда хәйрия программасы нигезендә хаҗ кылу өчен сертификатлар тапшырылачак. Әлеге проектны Мордовия Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте РФ мөселманнары Диния нәзарәте баш мөфтие Равил Гайнетдин кушуы буенча «Ватанны саклаучылар» бөтенроссия фонды ярдәме белән танылган хәйрияче, РФ сенаторы Сөләйман Кәримов бүлеп биргән акчаларга гамәлгә ашыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100