news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саранскида тхэквондо буенча Равил Халиков исемендәге республика турниры узды

14 апрельдә Саранск шәһәрендә тхэквондо (Халыкара тхэквондо федерациясе) буенча республика турниры узган. Ул Донецк Халык Республикасы (ДНР) герое, чыгышы белән Мордовиянең Ромоданов районы Азюрка (Белозерье) авылыннан булган Равил Халиков исеме белән аталган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.

Көрәш сәнгатен үзләштерү күнекмәләрен илнең 7 төбәгеннән 324 спортчы күрсәтәчәк.

Турнирда катнашучыларны Мордовия башлыгы Артем Здунов исеменнән Мордовия Республикасы башлыгы администрациясе һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Булат Хәйретдинов сәламләгән. Ул ярышларны ачуда катнашуы өчен Равил Халиковка рәхмәт сүзләрен җиткергән. «Сез – үсеп килүче буын өчен чын батырлык, патриотлык һәм кече Ватанга мәхәббәт үрнәге», – дигән ул.

«Бу ярышлар безгә бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда иң көчлеләр булу хокукы өчен көрәшүче республика вәкилләрен билгеләргә ярдәм итәр дип өметләнәм. Катнашучыларга намуслы көрәш, рух көче һәм лаеклы җиңү, ә тамашачыларга яхшы кәеф һәм матур көрәш тамашасы телим!» - дигән Булат Хәйретдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100