Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саранскида тхэквондо буенча Равиль Халиков исемендәге республика турниры булып узды
14 апрельдә Саранскида Донецк Халык Республикасы герое, Мордовиянең Ромодан районы Азюрка авылында туган Равиль Халиков исемендәге тхэквондо (МФТ) буенча республика турниры узды. Көрәш сәнгатен үзләштерү күнекмәләрен Россиянең 7 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәү, Татарстан, Оренбург өлкәсе, Рязань, Пенза һәм башка регионнардан 324 спортчы күрсәтте. Бу хакта «Юлдаш» газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.
Мордовия башлыгы Артём Здунов исеменнән турнирда катнашучыларны Мордовия башлыгы һәм Мордовия Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе Булат Хәйретдинов сәламләде. Ул ярышларны ачуда катнашкан өчен Равиль Халиковка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Сез – үсеп килүче буын өчен чын батырлык, патриотизм һәм кече Ватанга мәхәббәт үрнәге. Бу ярышлар безгә Бөтенроссия һәм Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда иң көчле булу хокукы өчен көрәшүче республика вәкилләрен билгеләргә ярдәм итәр дип өметләнәм. Катнашучыларга намуслы көрәш, рух көче һәм лаеклы җиңү, ә тамашачыларга яхшы кәеф һәм тамаша көрәшләре телим!» – диде Булат Хәйретдинов.
Россия тхэквондо федерациясе президенты Лазарос Цилфидис ассызыклаганча, соңгы вакытта халыкара спорт аренасында катнашу чикләнде, әмма эчке спортка күбрәк игътибар бирелде. Шул сәбәпле соңгы ике елда ярышларда катнашучылар саны шактый артты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз