Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саранскида татар халкының милли ризыкларын тәкъдим иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
24 майда Саранскиның Ислам мәдәни кызлар һәм әниләр җыелып, гаиләдә яратып пешерелә торган милли ризык рецептлары белән бүлеште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Гаилә традициясе буларак милли ризык» дип аталган күргәзмә-тәкъдим итүгә кунаклар буш кул белән килмәгән иде. Табынга пәхләвә, лимон пирогы, кош теле, кыстыбый һ.б. ризыклар куелган. Хуш исле үләннәрдән әзерләнгән чәй дә бар, диелә хәбәрдә.
Ислам мәдәни үзәге директоры урынбасары Надия Азисова татар халкының кунакчыллык традицияләре, Мордовиядәге татар гаиләләрендә беренче, икенчегә нинди ризыклар әзерләүләре хакында сөйләде.
Чәй мәҗлесенә өлкән буын өчен оештырылган Коръән уку дәресләренә йөрүчеләр дә кушылды. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар әзерләнгән ризыклар турында үз фикерләрен белдерде, аш-су осталарын мактады.
«Мондый чараларны даими рәвештә үткәрергә тәкъдим иттеләр һәм икенче юлы үзләре дә пироглар пешереп алып килергә вәгъдә бирделәр. Соңыннан барысына да күргәзмә-тәкъдим итүдә катнашучы сертификаты һәм Мордовия татарлары турында китаплар тапшырылды. Ислам мәдәни үзәгенә милли ризыклар пешереп алып килү традициясен алга таба да дәвам итәргә булдылар», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз