news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саранскида татар егете Руслан Ямбушевның шәхси күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә белән С.Д.Эрьзи исемендәге республика музеенда 31 октябрьгә кадәр танышып булачак.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Саранскида яшь рәссам Руслан Ямбушевның шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу хакта izvmor.ru сайты хәбәр итә. 

Ул талантлы пейзажист, Россия һәм Мордовиянең атказанган рәссамы Малик Ямбушев гаиләсендә туган. Әле йөри һәм сөйләшергә өйрәнгәнче ук ул рәсем ясый башлый. Билгеле, әти кешенең рәссамлык  сәләте улына да күчкәндер.

Руслан укытучыларыннан да уңа. Һөнәри осталык серләрен ул баштан Владимир Шалдыбин кул астында сәнгать мәктәбендә һәм яшь остазы Константин Попковтан, аннан Саранск сәнгать көллиятендә Владимир Шадрин һәм Николай Арбузов курсларында ала. Аннан инде данлыклы В.И. Суриков исемендәге Мәскәү институтында алтмышынчы елларның легендар рәссамы, «Суриков стилендә» эшли башлаучыларның берсе булган Павел Никоновта шөгыльләнә.

Югары уку йортын бик яхшы тәмамлап, Руслан ватанына кайта. Ул әтисе кебек үк иҗатының күп өлешен туган ягына багышлый. Рәссам буларак үзен төрле жанрларда сыный. Шулай да Руслан күбрәк лирик пейзажга мөрәҗәгать итә, пленэрда күп эшли, Мордовия буйлап күп сәяхәт итә, читкә чыгып та үзләренең һәм күрше төбәкләрнең гүзәл күренешләрен тасвирлый.

Аның рәсемнәрендә элеккеге авыллар, Саранск шәһәре урамнары, табигатьнең төрле вакыты сурәтләнгән. Соңгы вакытта Руслан “Татар авылы” сериясендә күп эшли. Әтисе буенча тамырлары тоташкан Татар Тавласы авылы күренешләрен ясый.

Сынлы сәнгать әсәрләрен бәяли белүчеләр Руслан Ямбушевның эшләрен бөтенроссия, зона, төбәк, республика күргәзмәләрендә күреп сокландылар инде.

Аның беренче поэтик яңгырашлы шәхси экспозициясе, “Күңел җыры”- «Мелодия души», С.Д.Эрьзи исемендәге республика музеенда 2016 елның 11 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр барачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100