news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саранскида мөслимәләр традицион гаилә кыйммәтләре турында фикер алышты

Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Исламда гаилә кыйммәтләре» хатын-кызлар тематик чарасы узды.

Саранскида мөслимәләр традицион гаилә кыйммәтләре турында фикер алышты
tatar-congress.org

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Саранск шәһәренең «Ааль-Мансур» Үзәк Җәмигъ мәчетендә гыйнвар аеның бер көнендә бик күп кызлар һәм хатын-кызлар җыелды. Бу көнне анда «Исламда гаилә кыйммәтләре» дигән хатын-кызлар тематик чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чараны Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Мордовия мөслимәләр берлеге оештырды. Чарага Саранск, Лямбир, Белозерье, Аксенов һәм башка авыллардан барлыгы 150гә якын кеше җыелган иде. Чарага кызыклы тамашалар, мавыктыргыч викторина һәм видеороликлар әзерләнгән иде.

Очрашуны оештыручыларның берсе Исхакова Юлия сүзләренә караганда, чараның төп максаты - төрле яшьтәге хатын-кызларны җыю. Шулай булганда өлкәнрәк хатын-кызлар үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен күптән түгел генә гаилә коручылар, шулай ук аларны булдырырга җыенучы кызлар белән уртаклаша.

Россия халыклары өчен күп кенә традицион гаилә кыйммәтләрен заманага сылтап үзгәртергә омтылу бар. Әбиләребез тормышларын үз гореф-гадәтләреннән башка күз алдына да китерә алмаган, ул алар өчен гадәти булган.

Чарада катнашучыларның барысы да укучыларның да, шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытучыларның да яулык бәйләп йөрүне тыярга тырышуларын гаепләде. Шулай ук чарада катнашучыларның күбесе укытучыларга һәм укучыларга үзләренең законлы хокукларын яклауда ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.

«Традицион гаиләне саклап калып, без илебезнең сәламәт, әхлакый җәмгыятен киләчәк буыннар өчен саклап кала алачакбыз. Әлеге чараны оештыруда көч куйган һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм», — дип билгеләп үтте Мордовия мөслимәләр берлеге рәисе Харшидә апа Әдикаева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100