Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саранскида Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү хакында сөйләштеләр
Данис Шакиров тарихи датаны билгеләп үтү буенча Конгресс тарафыннан оештырылачак чаралар белән таныштырды.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Мордовия башкаласында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыелыш Татар эшкуарлары клубы тарафыннан үткәрелде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тарихи датаны билгеләп үтү буенча Конгресс тарафыннан оештырылачак чаралар белән таныштырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Моннан тыш, Татарстан делегациясе составында булган Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, тарих фәннәре кандидаты Абдулла хәзрәт Шәнгәрәев, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов докладлар белән чыгыш ясадылар.
Конференциядә Мордовия Республикасы Хөкүмәте әгъзалары да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз