Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саранскида балалар өчен Коръән уку һәм тәҗвид кагыйдәләре буенча җәйге курслар башлана
18-26 августта Саранск шәһәренең «Әл-Мансур» үзәк Җәмигъ мәчетендә 7-17 яшьлек балалар өчен Коръән уку һәм тәҗвид кагыйдәләре буенча җәйге курслар узачак. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Мордовия татарлары» төркеме хәбәр итә.
Дәресләр көн саен өйлә намазыннан соң башланачак һәм 14:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Курсның программасы:
- Тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту;
- Коръән уку сыйфатын һәм сүрәләрне ятлау дөреслеген тикшерү;
- Тест нәтиҗәләре буенча иң яхшы тыңлаучыларга акчалата призлар тапшыру;
- Дәресләр арасында тәмле табын артында аралашу.
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Мордовия татарлары» төркеме
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз