news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саранскида "Авылым тавышлары" VII татар җыры фестиваль-конкурсы уза

Фестиваль-конкурста Мордовия Республикасы муниципаль районнарыннан һәм Саранск шәһәреннән үзешчән артистлар катнашачак.

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Саранскида республика мәдәният йортында ''Авылым тавышлары'' VII татар җыры фестиваль-конкурсы уза. Фестиваль программасында татар халык җырлары, заманчалаштырылган халык җырлары, автор әсәрләре яңгыраячак дип хәбәр ителә Tatarlar.info сайтында.

Фестиваль-конкурста Мордовия Республикасы муниципаль районнарыннан һәм Саранск шәһәреннән үзешчән артистлар катнашачак.

Чараны Мордовия Республикасы Мәдәният һәм туризм министрлыгы, Лямбирск муниципаль районы администрациясе, Республика Халык иҗаты йорты, Татар милли мәдәният үзәге оештыра.

''Авылым тавышлары'' VII татар җыры фестиваль-конкурсына кызыксыну арта һәм анда катнашырга теләүчеләр саны арта.

news_right_1
news_right_2
news_bot