news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саранск шәһәрендә XII Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру турында сөйләштеләр

Утырышта спорт, транспорт һәм коммуналь инфраструктураны әзерләү, шулай ук туклануны һәм сәүдәне оештыру хакында фикер алыштылар.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 15 февраль көнне, Мордовия Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев XII Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитетының утырышында катнашты.

Киңәшмәдә Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Мордовия Республикасы Башлыгы Администрациясе һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Андрей Богатов һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Очрашуның төп мәсьәләләре – Сабан туен үткәрү концепциясе һәм бәйрәм чараларын оештыру. Утырышта спорт, транспорт һәм коммуналь инфраструктураны әзерләү, шулай ук туклануны һәм сәүдәне оештыру хакында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100