Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саранск шәһәрендә «Батыр – Милли лига» бөтенроссия көрәш ярышлары узды
Кичә Саранск шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Батыр – Милли лига» бөтенроссия көрәш ярышлары узды. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнирда илнең төрле төбәкләреннән килгән яшь батырлар катнашты. Спортчылар «стенка-на-стенку» форматында 5 авырлык категориясендә (35, 38, 42, 45, 50 кг) бил алышты.
Ярышларны ачу тантанасында һәм бүләкләү чараларында Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Борис Емеев, Мордовиянең спорт министры Николай Ларьков, Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, грек-рим көрәше буенча олимпия чемпионы Алексей Мишин һәм башка танылган спортчылар һәм белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.
Турнирның финал очрашуында Башкортстан Республикасы җыелма командасы җиңү яулады. Икенче урынга хуҗалар – Мордовия Республикасы яшь батыры лаек булды. Өченче урынны, Санкт-Петербург командасын җиңеп, Калининград өлкәсе спортчылары яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз