news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саранск эшкуары Украина разведка идарәсе кушуы буенча сим-карталар алган өчен тоткарланды

Саранск эшкуары Украина Баш разведка идарәсе кушуы буенча меңләгән сим-карта сатып алган өчен тоткарланган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Россия Федераль иминлек хезмәтенең Иҗтимагый элемтәләр үзәгенә сылтама белән.

Украина ягы белән элемтәнең Telegram мессенджеры аша алып барылганлыгы ачыкланган. 2025 елның августыннан октябрьгә кадәр ул меңнән артык сим-карта һәм 10 виртуаль станция рәсмиләштергән, аннары Баш разведка идарәсе хезмәткәрләренә алардан файдалану мөмкинлеге тудырган, алар алга таба Россия территориясендә мошенниклык белән шөгыльләнгән.

Җинаять эше кузгатылган, эшкуар сак астына алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot