news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Шаран районы мәктәбендә «Мин татарча сөйләшәм» бәйгесе оештырдылар

Башкортстанның Шаран районы Зирекле мәктәбенә Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмас Хәлиуллин татар конгрессыннан бүләк тапшырды.

Башкортстанның Шаран районы мәктәбендә «Мин татарча сөйләшәм» бәйгесе оештырдылар
Шаранские просторы/ Маргарита Әхмәтова фотосы

Башкортстанның Шаран районы Зирекле мәктәбенә Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмас Хәлиуллин татар конгрессыннан бүләк тапшырды. Монда ул «Туган телдә поэзия фестивале» кунагы буларак катнашты. Бу хакта «Шаранские просторы» сайтында Маргарита Әхмәтова яза. 

Зирекле мәктәбе укучылары башкорт, татар, рус, мари телләрен, чит тел буларак, өстәп, инглиз телен өйрәнәләр. «Кеше никадәр күбрәк тел белсә, аңы һәм фикерләве үсеше өчен шулкадәр яхшырак. Безнең үз туган телебезне онытырга хакыбыз юк», — дип белдерде мәктәп директоры Фәрхизә Харисова фестиваль ачылышында.

Фестивальдә укучылар үз туган телләрендә шигырьләр сөйләде, җырлады, милли биюләрен башкардылар. Сәхнәдә татар шагыйрьләренең әсәрләре, мари биюе, башкортча җыр – төрлесеннән яңгырады.

Туган телне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү бүгенге укучылардан тора, дип ассызыклады үз чыгышында Алмас Хәлиуллин. Ул шушы мәктәпне тәмамлаган, үзенең укытучылары белән мондый чарада күрешүне ул бәхет, дип атады.

Чарада 23 февральдә тууына 95 ел тулган шагыйрь Әнгам Атнабаевны да искә алдылар. Аның шигырьләрен сөйләгән балаларга татарча китаплар тараттылар. Бөтендөнья татар конгрессының Шаран районы буенча башкарма комитеты җитәкчесе Зәбир Сәлахов Әнгам Атнабаевның үзенең иң яраткан шагыйре икәнлеген белдерде. Аның башкаруында Атнабайның «Без малайлар идек» шигырен сөйләвен алкышларга күмделәр.

Фестивальнең тагын бер чарасы – «Мин татарча сөйләшәм» дип аталган викторинада мәктәпнең «Йолдызлар» һәм «Ак чәчәкләр» командалары татар теле грамматикасын, фольклорын, җырларын белүдә үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.

«Укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынулары бар. Чараны оештыручыларның тырыш хезмәте күренә. Киләчәктә дә шундый эш дәвам итәр, дип өметләнәм», - дип билгеләп үтте чара ахырында Алмас Хәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100