Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәрәфиев һәм Беляев Менделеевскида махсус операция геройлары истәлегенә мемориаллар ачты
Менделеевск районында Җиңү көнен бәйрәм итүне махсус операциядә һәлак булган катнашучылар истәлегенә аллеяларда мемориаль объектлар ачудан башладылар. Биредә һәлак булган геройларның символы буларак «Күгәрченнәр» арт-объектлары урнаштырылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Күккә юнәлгән кошлар – безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк солдатлар. Проектны район советы депутаты Максим Семенов гамәлгә ашырды, ә объектларны «НИКО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте әзерләде. Истәлек саклау эшенә керткән өлешегез өчен рәхмәт», — дип билгеләп үтте район башлыгы Радмир Беляев.
Объектларны ачуда Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев бар иде. Мемориалларны ачканнан соң, катнашучылар зиратларга агачлар утыртты. Бу хәрбиләр хөрмәтенә, «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында эшләнде.
Быел Менделеевскиның Дан аллеясында масштаблы реставрация узды. Концепциядә мемориаль зоналарны реконструкцияләнү, агымнарның бүленеше һәм рекреацион функциянең мемориаль функциядән аерылуы, Менделеевск мәдәни кластерының башка территорияләре белән берләшүе каралган.
Шулай ук Менделеевскида Мәңгелек ут мәйданына кадәр йөреш узды. Колоннаны Бөек Ватан сугышы ветераны 98 яшьлек Зәйнәк Әһлиев җитәкләде.
- Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр аның куелган максатлар ирешелгәнче дәвам итәчәген белдерде, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да искә алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз