Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сараевода «Төрки дөнья палитрасы» дигән концерт узды
Босния һәм Герцеговинада Нәүрүз бәйрәменә багышланган мәдәни чаралар үткәрелде.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Босния һәм Герцеговина башкаласы Сараевода Нәүрүз бәйрәме уңаеннан «Төрки дөнья палитрасы» дигән концерт узды, дип хәбәр итә Төркиянең «Анадолу» агентлыгы.
Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Татарстан, Гагаузия, Себер, Якутиядән килгән бию һәм фольклор коллективлары Сараевода яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларына бай концерт программасы тәкъдим итте.
Концерт Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгы, Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ), Төркия илчелеге һәм Юныс Эмре Институты вәкиллеге тарафыннан оештырылды.
«2018 елда ТЮРКСОЙ үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Балкан төбәге илләрендә концерт программалары оештырыла, шуларның берсе Сараевода узды», - диде Төркия мәдәният һәм туризм министры Нихәт Гүл.
Төркиянең Сараеводагы илчесе Халдун Коч, үз чиратында, быелгы Нәүрүз бәйрәменең халыкларга тотрыклылык алып килүен һәм аларны берләштерүен теләде.
Алдагы концертны Босния һәм Герцеговинаның көньягында урнашкан Мостар шәһәрендә үткәрергә ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз