Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сара Садыйкова җырларыннан торган яңа китап чыкты
“Бибисара моңнары” дигән җыентыкта композиторның моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын ала.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Сара Садыйкованың моңарчы нәшер ителмәгән 143 әсәре тупланган яңа китап чыкты. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская хәбәр итте.
“Бибиcара моңнары” дип аталган китап, әнкәйнең әсәрләре кергән ноталы сигезенче басма, - ди Әлфия Айдарская. – “Бибиcара моңнары” китабының кереш өлешенә әнине юксынып язган шигыремне дә урнаштырдым. Әнкәй халык арасына чыкканда, баш түбәсенә калфак тагып чыга торган иде бит. Калфак киеп төшкән фотосы да китапны бик матур гына бизәп тора. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм 1976 елда әнигә атап шигырь язган. Шигырендә ул әнине “Биби Сара” дип атый. Әнинең чын исеме Бибисара булган бит. Менә яңа чыккан китапны да шул исем белән атарга карар кылдым”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз