Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сапбордчы Татарстанда Кама елгасында батып үлгән ир-атны тапкан
Чаллыда Кама елгасында сапбордта йөргән кеше суга баткан ир-ат гәүдәсен таба. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Сапбордчы «Навигатор» балалар клубы янындагы пляждан Кече Шилнәгә таба йөзгәндә, суда ир-ат ботинкаларын күреп ала. Якынрак килгәч, ул судан чыгып торган аякларын күрә. Ир-ат булган хәл турында 112 номеры буенча хәбәр иткән.
Коткаручылар ярдан 5 метр ераклыкта батып үлгән 29 яшьлек ир-атның гәүдәсен судан чыгарганнар һәм аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз